Рөстәм Миңнеханов Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумы кысаларында оештырылган экспозиция белән танышты

03.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумы кысаларында оештырылган махсус күргәзмәне карады.

Искәртәбез, WCEF2019 форумы Хельсинкида уза (Finlandia Hall Конгресс-үзәге), һәм анда циркуляр икътисад хәл ителешләрен тәкъдим итүче компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр катнаша.

Күргәзмәдә 20ләп компания катнаша.

Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мика Линтиля белән бергә Рөстәм Миңнеханов экспозиция белән танышты.

Аеруча кызыклы һәм инновацион проектлар турында шунда катнашучы компанияләр вәкилләре сөйләде.   

Betolar компаниясе технологияләре тәкъдир ителде - энергетика, файдалы казылмалар чыгару һәм урман сәнәгатенең төрле калдыкларын экологик чиста (геополимер) бетонга әйләндерү турында.

Форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов Финляндия Әйләнә-тирә мохит һәм энергетика министры белән дә очрашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумында катнашты.

Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мика Линтиля барында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән UROS фин компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Татарстан ягыннан документка Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары минстры Александр Шадриков кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.