Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мика Линтиля белән очрашты.
Очрашу Хельсинкида, Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумын ачар алдыннан узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида ике көнлек (2019 елның 2-3 июне) эш сәфәрендә.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мика Линтиляга үзләренә чакырган өчен һәм форумда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.
«Бу, чыннан да, мөһим форум, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең өчен бу бик күп файдалы нәрсәләр белү мөмкинлеге, иң мөһиме – бу хәрәкәткә кушылу».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Хельсинкида бик аз вакыт булуга карамастан, ул инде Хельсинки мэры Ваапавуори әфәнде белән очрашкан, Милли музейда булган һәм балалар сырхауханәсе эшчәнлеге һәм структурасы белән танышкан.
Халыкара торгызылучы ресурслар форумы эшендә катнашу турында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген бөтен кешелек дөньясы өчен климатик үзгәрешләр, барлыкка килүче проблемаларга каршы торырлык алымнар, әйләнә-тирә мохитне саклау кебек мәсьәләләр мөһим.
«Торгызылучы ресурслар темасы бүген гомуми проблема булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең илдә бу мәсьәләгә җитди игътибар бирәләр, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында да. Бүген Россия белгечләре, шул исәптән төбәкләрдә дә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәне, калдыкларны утильләштерүне, торгызылучы ресурслар принципларын гамәлгә кертүне өйрәнәләр».
Искәртәбез, 2016 елда Финляндия Хөкүмәте Стратегик программа кабул иткән, анда торгызылучы ресурслар икътисады принципларын кертүнең төп проектлары билгеләнгән.