Бүген Казан Кремлендә «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә «Ана даны – Материнская слава» медален тапшыру Халыкара балаларны саклау көнендә үткәрү бик символлы булуын ассызыклады.
"Татарстан гаиләләре - иң тату, нык, күп милләтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу ел башыннан гына республикабызда 5283 пар теркәлгән, һәм һәр пишенче гаилә - милләтара".
Татарстан Президенты сүзләренчә, туган балаларның күпчелеге гаиләдә икенче. өченче һәм аннан соңгы булуы шатлыклы.
Республикада күп балалы гаиләләр саны арта бара. ТР хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 маена Татарстанда 35 177 шундый гаилә санала.
"Татарстанда яшь татарстанлыларны үстерү һәм тәрбияләүгә шартлар булдыруга аеруча игътибар бирелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Былтыр гаиләле балаларга, гомумән аналар һәм балалар ярдәменә 77 млрд. сумнан артык акча юнәлтелде".
Чарада Рөстәм Миңнеханов күп балалары гаиләләр һәм балалар гаиләләргә ярдәм турында берничә мөһим яңалык турында хәбәр иттте.
2020 елның 1 гыйнварыннан күп балалы гаиләләргә ярдәм максатыннан өстәмә чаралар турында карар кабул ителде.
"Биш һәм аннан күп бала тәрбияләүче, җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә айлык пособие түләнәчәк, - диде ТР Президенты. - Шулай ук өч һәм аннан күп бала тәрбияләүче гаиләләр һәм җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр балалар бакчасында ата-ана түләвеннән азат ителгән булалар. Өч яшьгә кадәр балалар сәламәтлеген саклау максатыннан җан башына кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә даруга елына 10 мең сумга электрон сертификат гамәлгә кертеләчәк".
Рөстәм Миңнеханов әлеге ярдәм чаралары уңай нәтиҗәгә китетер дип ышана.
"Бүген без гаилә институтын тергезү кирәклеген, гаилә традицияләрен саклау - мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу әһәмиятен аңлыйбыз, диде Татарстан Президенты. - Сәламәтлек һәм иминлек телим. Гаиләләрегездә гел мәхәббәт, үзара аңлау, гармония атмосферасы хакимлек итсен!"
Шуннан «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медальләрен гаиләләргә тапшырдылар.
Быел барлыгы биш бүләк. Чаллыдан Ирина Аблукова унбер бала тәрбияли, өй хуҗабикәсе. Казаннан Лилия Вәлиева - алты бала анасы, өй хуҗабикәсе. Биш бала анасы Алсу Җиһангирова Кама Тамагында "Нармонка" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли. Зөлфия Миңнеханова биш бала тәрбияләп үстерә, Кукмара районы Мәдәният йортында хезмәт куя. Чирмешән районыннан килгән биш бала анасы Лариса Трофимова - социаль хезмәткәр.