Рөстәм Миңнеханов Люксембургның Россиядәге илчесе белән очрашты
02.08.2012Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге Люксембург Бөек Герцоглыгының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашуы булды. Шулай ук Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.
Очрашу вакытында яклар Татарстан белән Люксембург арасында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов быел апрель аенда Татарстан делегациясен Люксембургта җылы каршы алулары өчен рәхмәтен белдерде, һәм бу сәфәр барышында хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачылуын билгеләде.
Люксембург илчесе Пьер Ферринг герцоглыкның эшлекле даирәләрендә Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре белән кызыксыну күзәтелүен, һәм, бәлки, 2012 елның ноябрендә Люксембург бизнес-делегациясе Россиядә булганда Казанга да килер, дип хәбәр итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте