ТР Дәүләт Советы чираттан тыш утырышка җыелачак

01.08.2012

3 августта дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы чираттан тыш утырышка җыелачак. Ул хакта карар бүген республика парламенты Президиумы утырышында кабул ителде.

19 июльдә Казанда мөселман диненең күренекле вәкилләренә карата оештырылган һөҗүмнәр Татарстан Дәүләт Советы депутатларын җәйге ялларын бүлеп, эшкә чыгарга мәҗбүр итте. Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган Президиум утырышында 3 августта парламентның чираттан тыш утырышын уздыру хакында карар ителде. Аның көн тәртибендә бары ике мәсьәлә урын алачак. Аларның берсе – республикада дини экстремизмга каршы тору һәм профилактика чаралары хакындагы чыгыш булса, икенчесе – “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы республика законына үзгәрешләр кертү хакында”гы ТР законы проекты. Беренче укылышка тәкъдим ителүче әлеге канун проекты тулаем өч укылышта каралырга мөмкин.

Парламент утырышыннан турыдан-туры теле-радио трансляция оештырылачак. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, республика җитәкчеләренең район җирләренә сәфәрләре вакытында халык күптән түгел булган күңелсез вакыйгалар уңаеннан зур борчылу белдерә, аларны нинди чаралар күрелүе кызыксындыра. Шуңа күрә әлеге мөһим мәсьәләләр күтәрелүче чираттан тыш утырыш та ачык шартларда узарга тиеш, дип искәртте ул.

Президиум утырышында парламентның чираттан тыш утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәровның, муниципаль берәмлекләр башлыкларының, республикада әйдәп баручы барлык конфессия лидерларының, муниципаль берәмлекләрдәге мөхтәсибәтләр җитәкчеләренең чакырылуы, гомумән алганда, кунак сыйфатында 190 кешенең катнашачагы хәбәр ителде.

Утырышның гаять җитди мәсьәлә уңаеннан чираттан тыш уздырылуын күздә тотып, парламент рәисе бу көнне депутатларны көн тәртибендә расланган ике мәсьәләдән тыш башка мәсьәләләрне күтәрмәскә чакырды. Аларны сентябрь аенда узачак чираттагы утырышка калдырырга кушты.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге