Рөстәм Миңнеханов: "Эре панельле йорт төзелеше өлеше арттырылырга тиеш"
01.08.2012Бүген Чаллыда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының күчмә коллегиясе узды. Анда 2012 елның беренче ярты елында төзелеш комплексы эшләренә нәтиҗә ясалды һәм ТР индустриаль йорт төзелешен үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар.
Коллегия утырышы Төзүчеләр көне алдыннан узды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры докладында анализ ясалган чорда ТР да 13 инфраструктура – 3 балалар бакчасы, мәктәп, Россия гадел хөкем академиясе, поликлиника, “Әкият” курчак театры, 2 кунакханә, Эчке эшләр бүлеге бинасы, 2 сәүдә-офис үзәге төзелде дип белдерде.
7 айда планлаштырылган 2 млн. 480 кв.метр торакның 1 млн.238 мең кв. метры тапшырылды, диде министр. Татарстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында 1 урынны һәм Мәскәү өлкәсе белән Краснодарски краеннан калышып, Россия буенча 3 урынны били, дип билгеләп үтте ул.
“Халыкны тораклы итү проблемасын хәл итү уңаеннан Төзелеш министрлыгы тарафыннан арендага торак бирү базарын үстерү программасы проекты әзерләнгән. Бу мобиль халыкны торак белән тәэмин итү, чиратта торучыларга социаль наймга бирү, социаль ипотека буенча торак алу өчен беренчел взнос кертергә акчалары булмаган яшь гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип ассызыклады ул.
Шулай ук И.Фәйзуллин Казанда Универсиада алдыннан спорт объектлары төзелеше актив дәвам итә дип искәртте. Бүгенге көндә 29 объектның 27 се тапшырылган. Ел дәвамында Гимнастика үзәге һәм Спортның су төрләре сарае тапшырылачак. Киләсе елда – 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы.
Шулай ук транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм урам-юл челтәрен үстерү, күп дәрәҗәле парковкалар төзелеше эшләре башкарыла, сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүгә зур игътибар бирелә. 2012 елда Чаллыдан тыш барлык муниципаль берәмлекләрдә 62 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, дип билгеләп үтте төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
Моннан тыш, быел 46 клуб төзелә һәм мәктәпләр ремонтлана. Республикада яңа уку елына 169 мәктәп яңартылачак.
Безнең республикада “ТАНЕКО” ААҖ, “Аммоний” ААҖ, “ТатСталь” ЯАҖ кебек эре сәнәгать һәм инфраструктрура объектлары төзелеше дәвам итә.
И.Фәйзуллин чыгышы ахырында хезмәттәшләрен якынлашып килүче Төзүчеләр көне белән котлады һәм быел барлык дәүләт программалары буенча эш темпларын киметмәүне сорады.
Республика Президенты югарыда әйтелгән сүзләрне шәрехләп, төзелеш комплексын уңай бәялим диде. “Республикада төзелеш индустриясенә эшләүче команда яхшы”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы сүзләренә караганда, замана таләпләренә туры килү өчен заманча төзелеш материаллары куллану зарур, чөнки иң мөһим бурыч – ул сыйфатлы торак.
ТР Президенты фикеренә караганда, эре панельле йортлар төзелешенә мөнәсәбәтне үзгәртү зарур. “Бүгенге технологияләр бәяне төшерергә һәм югары сыйфатка ирешү мөмкинлеге бирә. Эре панельле йорт төзү өлеше арттырылырга тиеш дип саныйм”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм республика төзелеш программаларын гамәлгә куюда эре панельле төзелешнең алдынгы технологияләрен активрак кулланырга чакырды.
Моннан тыш, ул коллегиядә катнашучылар игътибарын өлешләп төзүдә алданганнар проблемасына һәм йортларның сыйфатына юнәлтте. Шулай ук Р.Миңнеханов кышкы чорга әзерләнүгә җитди игътибар бирүне сорады. “Капиталь ремонт буенча барлык эшләр дә сентябрьдә тәмамланырга тиеш, ә тышкы эшләр – җәйге чорда”, - дип искәртте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук беренче ярты елда төзелеш комплексында 29 бәхетсезлек очрагын, 14 кешенең гомере өзелүен исәпкә алып, төзүчеләрне куркынычсызлык техникасын бозмаска чакырды.
Республика башлыгы чыгышы ахырында төзелеш тармагы хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Республика төзелеш комплексы ветераннары адресына да рәхмәт сүзләре әйтелде.
“Төзүче гади һөнәр түгел – бу эш өчен уңай һава шартлары юк: җәй – эссе, кыш – салкын. Без моны аңларга һәм бу тармакта эшләүчеләргә рәхмәт белдерергә тиеш. Төзүчеләр хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк”, - дип тәмамлады ул.
Коллегия республиканың төзелеш комплексының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамаланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте