Казан, Универсиада-2013 не үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак, Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Бити ярдәменә исәп тотарга мөмкин
14.03.2008Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Теннис Федерациясе президенты Шамил Тарпищев һәм Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битины кабул итте.
Сүз теннисны үстерү һәм шулай ук,
2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә официаль кандидат-шәһәр буларак, Казанга ярдәм итү турында барды.
“Бүген теннис бөтен Россия буенча да, безнең республикада да юнәлешен таба бара - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без спортның әлеге төренә, анда уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен, җитди игътибар бирә башладык”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битиның Казанга тагы да килүенә ышанып калуын әйтте (бу аның республика башкаласына беренче визиты). Аерым алганда, ул Франческо Риччи Бити әфәнденең шәһәрдә бинасы төзелеп килә торган Теннис академиясенең рәсми төстә ачылуына килүен күздә тотты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылуга
Теннис академиясе, спортның су белән бәйле төрләре өчен сарай, Үзәк стадион һәм олимпия авылы кебек спорт корылмалары төзеләчәген искәртеп үтте. “Боларның барысын да кыска вакыт эчендә төзергә тырышачакбыз”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев йөкләмәсе буенча Россия Теннис Федерациясе президенты Шамил Тарпищевны данлы хезмәте өчен медаль белән бүләкләде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битига дәүләт бүләге - Казанның 1000 еллыгына дигән истәлекле медаль тапшырды.
Үз чиратында Франческо Риччи Бити әфәнде аны җылы кабул иткәннәре һәм Казанга килергә чакырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул визит барышында шәһәрнең инде кулланылышка тапшырылган һәм төзелеп килә торган барлык спорт объектларын да карап чыгуы турында хәбәр итте.
“Олимпия хәрәкәте әгъзасы буларак, мин Казандагы спорт объектларының үсеш дәрәҗәсенә бәя бирдем, - диде ул. – Шулай ук сездә профессиональ спорт үсешенә генә түгел, ә балалар-яшүсмерләр спорт хәрәкәтенә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтә алам”.
Франческо Риччи Бити Универсиада-2013 кә кадәр төзелеп бетүне күздә тоткан олимпия авылы һәм Теннис академиясе проектлары белән тәэсирләнүен белдерде. “Сезнең проектларыгыз бик лаеклы һәм искитмәле күренә, - диде ул. – Һәм мин тагын бер мәртәбә бирегә аларның ачылышына килергә әзер”.
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә вакытында Шамил Тарпищев шулай ук бүген кичен үзенең Франческо Риччи Бити әфәнде белән бергә Казаннан ерак булмаган тау чаңгысы комплексын карап чыгулары турында да белдерде. Тарпищев әфәнде сүзләренә караганда, Казанда төзелә торган Теннис академиясе иң яңа заманча таләпләргә җавап бирә һәм ул анда халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрүгә дәгъва итә алачак. Ул дөньяда бу дәрәҗәдәге заманча теннис корылмаларының аз күләмдә генә исәпләнүен билгеләп үтте.
Франческо Риччи Бити, журналистларның сорауларына җавап биреп, Казанда яхшы спорт инфраструктурасы булуын һәм, аның карашынча, Казанның Универсиада-2013 не үткәрүгә иң яхшы кандидат-шәһәрләрнең берсе булуын әйтте. Ул Татарстан башкаласының 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасын үткәрүдә аның ярдәменә таяна алачагына тагын бер тапкыр ышандырды. “Без барлык көчебезне куярбыз, - диде ул. – Ләкин FISU шактый ябык оешма һәм шуны да истә тотарга кирәк: әзерлекле спорт инфраструктурасы булу гына түгел, бәлки кайбер сәяси факторлар да зур роль уйный”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте