Фәрит Мөхәммәтшин: “Быел һәр бөртек, һәр башак исәптә”

01.08.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Кайбыч, Апас һәм Кама-Тамагы муниципаль районнарында уңыш җыю барышы белән танышты. Аны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Кайбыч районының Салтыган авылыннан ерак түгел уңышны җыеп алу эшләре тулы көченә бара. Бүген биредә иртән авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм фермерлар җыелды. Фәрит Мөхәммәтшин белән Марат Әхмәтов район кырларын карагач алар белән фикер алышты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, район аграрийлары күп уңыш җыеп алу өчен яхшы нигез булдырган иде, әмма җәй башындагы һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте. “Быел һәр бөртек, һәр башак исәптә”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республика уңышын җыеп алу буенча соңгы мәгълүматлар белән таныштырды. 31 июль киченә булган мәгълүматларга караганда, беренче миллион тонна ашлык суктырылган. Урак өсте башланган көннән алып тулай ашлык күләме 1 млн. 63 мең тонна тәшкил иткән. Кичә кырлардан 135 мең тонна икмәк җыеп алынган. Шулай итеп, республика аграрийлары югары җитештерүчәнлек күрсәткечләренә иреште. 516,5 мең га мәйданнан уңыш җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш 20,6 центнер тәшкил итә.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхматуллин парламент җитәкчесен һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын муниципаль берәмлектә урак өсте билгеләнгән вакытка - 15-20 августта тәмамланачак дип ышандырды.

Марат Әхмәтов очрашуда катнашучылар игътибарын аграр секторның актуаль проблемаларына юнәлтте. Эре агрофирмаларда гади хуҗалыкларга караганда, хезмәт хакы шактый югары дип искәртте һәм түбән хезмәт хакы кадрларның эштән китүенә сәбәп булачак. “5-7 мең сум хезмәт хакы түләгән хуҗалыкларның киләчәге юк”, - дип кисәтте министр. Аның сүзләренә караганда, квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирү зарур. Бу хакта алдан кайгыртырга кирәк, иң яхшы укучыларны киләчәктә туган районына эшкә кайтару шарты белән аграр вузларга юнәлдерү кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин уңыш җыю кампаниясе барышы муниципаль матбугатта чагылырга тиеш дип искәртте. “Хәзер авыл игенчеләре имтихан бирә һәм бу район газеталарының беренче полосасында урын алырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Авыл җирлекләре җитәкчеләренең авылда эш активлыгын күтәрү өчен дә җаваплы булуларын искәртте парламент җитәкчесе. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләсе дә республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе. “Үз эшләренә салкын караучы район башлыкларына тиешле чаралар күреләчәк”, - дип кисәтте ул.

“Урак өсте имтихан кебек – авыл хезмәтчәне тормышында төп этап, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин очрашу ахырында журналистларның сорауларына җавап биреп. – Хәзер иң мөһиме – уңышны вакытында җыеп алу. Бу бурычны барлык авыл хезмәтчәннәре аңлый һәм куелган максатка ирешергә омтыла”.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстан тауар җитештерүчеләренә яхшы бәядән ашлык сатып алу тәкъдимнәре күп булса да, төп өстенлек республика ихтыяҗын канәгатьләндерү булып кала. Урак өстен тәмамлагач, нәтиҗә ясыйбыз һәм Татарстаннан читкә ашлык сату мәсьәләсен карарбыз”, - дип билгеләп үтте ул.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин белән Марат Әхмәтов шулай ук Апас һәм Кама Тамагы районнарында да булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 31 июльгә булган мәгълүматларына караганда, Апас районында уңыш җыеп алу эшләре билгеләнгән планның 26 процентын тәшкил итә. Тулай уңыш күләме - 21,2 мең тонна, бер гектардан уртача уңыш – 27 центнер, бу республика күрсәткечләреннән югары. Быел район аграрийларына 30 мең гектардан уңыш җыеп алырга туры киләчәк. Кама Тамагы районында бер гектардан 19,3 центнер җыеп алганда, 12,3 мең тонна ашлык суктырылган, 6,4 мең гектардан уңыш җыеп алынган, барлыгы 27,2 мең гектардан уңыш җыеп алырга кирәк.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге