Татарстан делегациясе, EUSA башкарма комитеты киңәшмәсендә катнашу өчен, Стамбулга очты

13.03.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, Студентлар спортының Европа Ассоциациясе киңәшмәсендә катнашу өчен, Стамбулга оча. Делегация составына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты союзы президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һәм башка рәсми кешеләр керде. Стамбулга визит кысаларында Татарстан делегациясенең FISU башкарма комитеты әгъзалары белән шәхси очрашулар үткәрүе дә планлаштырыла. Шуны да искәртик: 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын үткәрүгә Казан рәсми рәвештә кандидат булды. Әлеге Универсиаданы үткәрүгә барлык кандидат-шәһәрләрне тәкъдир итү һәм Универсиада башкаласын билгеләячәк нәтиҗә ясау юлы белән тавыш бирү 31 нче майда Брюссельдә FISU штаб-фатирында үткәреләчәк.
"Татар-Информ"