Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында – 10 миллионынчы визит

12.03.2008

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында 10 миллионынчы визит теркәлгән. Бу 10 000 000 кулланучыны киң порталның түбәндәге мөмкинлекләре җәлеп иткән дигән сүзне аңлата: Татарстан башкарма хакимияте органнарының мәгълүмати ресурсларына керү юлы, дәүләти ярдәм турында төгәл мәгълүмат, матбугат өчен зур сандагы сервислар, гражданнарга һәм оешмаларга теләсә кайсы дәүләт органына сораулар һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүгә мөмкинлек бирә ала торган бердәм интернет-кабул итү булу. Хөкүмәт порталы гражданнарга һәм бизнес-берләшмәләргә Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге турында кирәк булган барлык мәгълүматларны бирә ала торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарының рәсми веб-сайтларын берләштерә. Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәтен тирәнтен өйрәнүчеләр төркеме координаторы Анна Устиновская мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә рәсми портал составында Татарстан Министрлар Кабинеты, 18 министрлык һәм тагы 65 хөкүмәт органнары, ягъни Министрлар Кабинеты каршындагы ведомстволар, оешмалар, хакимият һәм башка дәүләт органнары федераль ороганнарының җирле структура сайтлары бар.
Яңалыкларны, фоторепортажларны, рәсми документларны, телефон һәм электрон адресларны, чаралар оештыру планнарын, өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматларны бастырып чыгару Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлегенең ачык һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү буенча булган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.
"Татар-Информ"