Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе вәкилләре белән очрашты

20.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills президенты Саймон Бартлига һәм Samsung Electronics глобаль технологияләр үзәге вице-президенты, башлыгы, Samsung Skills бүлекчәсе генераль секретаре Донг Сеоб Джангка Казанда 2019 елның 20-24 маенда узучы «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының финал ярышлары WorldSkills Kazan 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты (2019 елның 22-27 августы) алдыннан сынау рәвешендә булачак.

Без WorldSkills International оешмасына WorldSkills Kazan 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында башкарылган гаять зур эше өчен рәхмәтлебез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

WorldSkills президенты Саймон Бартли үз чиратында белдергәнчә, бу эш яшьләр өчен, киләчәктә эшче һөнәрләре үссен, һөнәри осталык артсын өчен башкарыла. 

Саймон Бартли искәрткәнчә, Россия Федерациясендә WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты беренче мәртәбә уздырыла. Ул хәбәр иткәнчә, рекорд санда катнашучылар һәм кунаклар көтелә.   

Искәртәбез, Россия Федерациясе WorldSkills International халыкара оешмасының 2015 елның 10 августында Сан-Паулу (Бразилия) шәһәрендә уздырылган Генераль Ассамблеясендә халыкара чемпионатны уздыру хокукын яулады. Киләсе WorldSkillsCompetition чемпионаты 2021 елда Шанхайда узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашында зур программа көтелә һәм ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырачак.  

«Ышанам, WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты бөтен илебез өчен мөһим вакыйга булыр», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу азагында WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе арасында хезмәттәшлек турында партнерлык килешүе  имзаланды. 

Документка WorldSkills президенты Саймон Бартли һәм Samsung Electronics глобаль технологияләр үзәге вице-президенты, башлыгы, Samsung Skills бүлекчәсе генераль секретаре Донг Сеоб Джанг кул куйды.