Татарстан Президенты Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләр турында фикер алышты

20.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Anadоlu Efes комапниясенең Казанда сыра заводы бар. Очрашуда предприятиенең агымдагы эшчәнлеге һәм киләчәктә уртак проектлар турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.