Марат Әхмәтов: Татарстанда бүгенге көнгә 1,63 млн. гектар мәйданнарда чәчү эшләре тәмамланган

18.05.2019

Республикада быелгы чәчү кампаниясе һәм терлекчелек үсеше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, чәчү эшләре республикада төгәлләнеп килә. Бүгенгә 1,63 млн. гектар чәчелгән, бу планның 93 процентын тәшкил итә. Сабан культураларын чәчү бу атнада тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук сакланмаган уҗым кырларында да чәчү эше бара. тагын 100 мең гектардан ким мәйданнарда гына чәчүне тәмамларга кирәк. Шулай ук кайбер хуҗалыклар кырлырда саклау эшләрен үткәрә. 

Шуннан министр быел 4 айда терлекчелек үсеше турында хәбәр итте. Узган елдагы күрсәткечләргә караганда уңай динамика күзәтелә. 430 мең тонна сөт савылган, үсеш - 4 %. 400 млн берәмлек йомырка җитештерелгән (119 %). 

Терлек һәм кош итен 2 процентка артык җитештергәннәр, 137 мең тонна. Гомумән ит җитештерү заманча дуңгыз фермалары производствосы исәбенә арттырып булды. Тукай районындагы "Феникс" ҖЧҖ 12 мең дуңгыз үстерә. Шулай ук "Кама беконы", Теләчедә "Тукаш", Буада "Аванганд", Балык Бистәсендә "Агрокам, Сабада "ТатмитАгро" хуҗалыклары дуңгыз ите җитештерүне арттырды. 

Кош итен җитештерү дә 2 процентка артты, 1,5 мең тоннага артык. Бу фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме исәбе нәтиҗәсе дә. Югары динамиканы Лаеш, Мөслим, тукай, Кукмара районнарындагы фермер хуҗалыклары да күрсәтә. 

Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген авыл хуҗалыклары формалары көн саен 3700 мең тоннадан артык сөт җитештерә, бу узган елдагыдан 150 тоннага артык, ягъни 4 процентка артык. Гомумән илдә үсеш - 3 %. 

"Республика сөте илдәге җитештерелгән сөтнең 7,5 процентын тәшкил итә һәм алдынгы регион. Шулай ук Краснодар крае тәүегенә 2900 тонна җитештерә. Воронеж һәм Киров өлкәләре - 2000әр тонна", - диде министр. Аның сүзләренчә, республикада сөтне сатып алу бәясе 23 сумнан артык, бу узган елдагыдан 4 сумга артык. 


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.