Алексей Песошин: Татарстан журналистикасында иҗади, талантлы кешеләр эшли

17.05.2019

“Бәллүр каләм” - “Хрустальное перо”  XXII бәйгесенең җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасы бүген  “Пирамида” комплексында узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы барлык журналистларны һөнәри бәйрәмнәре - Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлады.

“Татарстан журналистикасында иҗади, талантлы, ваемсыз булмаган һәм җаваплы кешеләр эшли”,- диде ул.

Искә төшерәбез, “Бәллүр каләм” - “Хрустальное перо”  республика журналистлар  бәйгесе  Татарстанда 1998 елдан уздырыла.

Конкурсны оештыручылар – “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Журналистлар берлеге. 

Быел бәйгегә 1 533 эш тапшырылган булган.

Конкурс “Эшкә тугрылык өчен”, “Елның иң яхшы редакциясе”, “Елның иң яхшы журналисты”, “Объектив аша караш”, “Туган тел” номинацияләре буенча үткәрелде.

2019 елгы махсус проектлар – “FIFA Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018”, “Россия Федерациясендә волонтер елы”, "Татарстан Республикасында Лев Толстой елы” һәм “Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел”.

Быел Гран-при бүләге – Татарстан Президентыннан “Лада гранта” автомобиле ачкычлары “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды. Аның исемен ТР Премьер-министры Алексей Песошин игълан итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.