Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында наноиндустрия үсешенең комплекслы проекты белән танышып чыкты
11.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә нанотехнологияләр үсеше буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде. Татарстан Хөкүмәте башлыгына “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” комплекслы проектын беренче вице-премьер Борис Павлов тәкъдим итте. Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңеханов конкурентлыгы ягыннан өстенлекле булган нанотехнологияләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Лицензияләр сатып алганда, без һәрвакыт прогресстан бер адым калышачакбыз, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. – Көнбатыш кампанияләр яңа технологияләрне башта үзләрендә кертәләр һәм фәкать аннан соң гына аларны саталар”. Р.Миңнеханов фикеренчә, тиешле фәнни базадан башка нанотехнологияләрне үстерү бик катлаулы. Борис Павлов 2011 елга кадәр нанотехнологияләр үсешенә федераль бюджетта 200 миллиард сумнан артык акча каралуын билгеләп үтте. Ләкин финанслауны Мәскәүдән алу өчен, Татарстанга республикада нанотехнологияләр үсешенең җитди эшкәртелгән проектын тәкъдим итәргә кирәк. Татарстан проектын гамәлгә ашыруда республиканың әйдәп баручы фәнни үзәкләре дә, шулай ук предприятиеләре дә катнашачак. Проект нәтиҗәсе булып, Татарстанда наноматериаллар җитештерү буенча завод төзү булачак. Борис Павлов хәбәр иткәнчә, проект бәясе 1 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аның зур өлешен федераль бюджеттан җәлеп итү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру вакыты, аны официаль эшләтеп җибәрүдән соң – 18 ай. Хәзерге вакытта, Борис Павлов сүзләренә караганда, кирәкле барлык документлар хәзерләнә. Үз чиратында Химия һәм механика үзәк фәнни тикшеренү институты Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Дәүләт фәнни үзәге баш белгече Виктор Малай, нанотехнологияләр үсеше өчен уңайлы төбәк буларак, Татарстанның уникальлеген билгеләп үтте. “Татарстанда югары технологик производство төзүне тәэмин итә алырлык бай фәнни база гына түгел, ә наноматериалларны куллану өчен нефть химиясе, авиация һәм автомобиль сәнәгате, әйләнә-тирәне саклау кебек күптөрле өлкәләр дә бар. Шуңа күрә дә Татарстан, нанотехнологияләргә нигезләнгән производство төзү өчен, Россиядә шактый хәзерлекле төбәк булып тора”, - дип билгеләп үтте Мәскәү белгече.
"Татар-Информ"