Рөстәм Миңнеханов Алабугада язгы чәчү эшләре барышы белән танышты

14.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга муниципаль районында язгы чәчү эшләрен тикшерде. 

Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр. Алар вертолеттан Гари, Олы Качка, Олы Тарловка, Бехтерево авыллыары яннарындагы кырларны карады. 

Күп еллык үләннәр кырында район хуҗалыклары җитәкчеләре, агросәнәгать секторына инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Алабуга районы башлыгы сүзләренчә, чәчү эшләре вакытында башкарыла, проблемалар юк. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Алабуга районы күрсәткечләре яхшы. 

Биредә шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе үтте. 

Рөстәм Миңнеханов район игенчеләренә кыр эшләрендә уңышлар һәм яхшы уңыш теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.