Рөстәм Миңнеханов Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәген төзүне башлау тантанасында катнашты

14.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә. Анда ул X5 Retail Group өчен "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәген төзүне башлау тантанасында катнашты. Проектны Romex Group төзелеш-девелопер төркеме гамәлгә ашыра. 

Искәртик, Romex Group Зеленодольск муниципаль районында шундый ук үзәкне инде төзи. 

"Бүген без  "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәген төзүне башлап җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шундый проектның тагын берсе Зеленодольск районында гамәлгә ашырыла, ансының мәйданнары икеләтә зур. Ышанам, "Ромекс" компаниясе, Зеленодольсктагы кебек, эшләрне бик тиз төгәлләр. 150 яңа эш урыны булдырыла. Һәм, әлбәттә, бу "Ромекс" белән эшләүче безнең җитештерүчеләргә федераль сәүдә челтәрләренә эләгә алу мөмкинлеге дә". 

"Мин бу проектларны, бу безнең җитештерүчеләргә яңа базарлар, яңа мөмкинлекләр ачканга, хуплыйм. Шуңа да - хәерле сәгатьтә!" 

 Romex Group компанияләр төркесе генераль директоры һәм аңа нигез салучы Алексей Прокопенко искәрткәнчә, алар илнең алты төбәгендә эшли. "Без биредә тәэмин ителүче инвестицион климатны лаеклы рәвештә бәяли алабыз, - диде Алексей Прокопенко. - Без Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Билгеләнгән вакытка эшне тәмамларбыз дип ышанам, һәм алга таба да төбәккә инвестицияләргә әзербез". 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.