Рөстәм Миңнеханов: “Рубин”да мораль климат тотрыкланды”

20.07.2012

Без һәр җиңү өчен бергә көрәшәчәкбез. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Связьинвестнефтехим” ААҖ бинасында “Казанның “Рубин” командасы футболчылары белән очрашуда белдерде.

Очрашуга кадәр “Рубин” футбол клубы Попечительлек советының Татарстан Президенты катнашында матбугат вәкилләре өчен ябык утырышы узды. Аннары клуб әгъзалары белән очрашу булды, аны Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты вазыйфасында беренче тапкыр үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, клуб президенты Валерий Сорокин, “Рубин” тренеры Корбан Бердыев, команданың бардык футболчылары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов командага “көз-яз” форматында узачак яңа сезонда уңышлар теләде.

“Безнең команданың Суперкубок өчен матчта җиңүгә яулавын зур канәгатьлек хисе белән кабул иттек, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – “Рубин” яхшы тренеры һәм уенчылары булган, илнең иң яхшы командаларының берсе булуын чираттагы тапкыр исбатлады”. Аның сүзләренә караганда, попечительләрнең, иганәчеләрнең, җанатарларның тырышлыгы белән зур нәтиҗәләргә ирешелде. “Бу сезнең җиңү, команда җиңүе. Сез барыгыз да җиңү өчен тырыштыгыз. “Рубин” өчен Татарстанда гына түгел, ә башка илләрдә һәм төбәкләрдә дә җанаталар. Бу уртак җиңү”, - дип белдерде республика башлыгы һәм рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов “көз-яз” системасына күчү яклы түгел. “Җәй футбол уйнарга, ә кыш хоккей уйнау зарур. Тиздән барысы да үз урынына урнашачак. Футболчылар һәм тамашачылар өчен уңайлы булырга тиеш”, - диде ул.

ТР Президенты Попечительлек советы утырышын шәрехләп, анда клуб президенты хисап тотты диде. “Рубин”да мораль климат тотрыкланды, барысы да киләчәк уңышларга зур өмет белән карыйлар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең җиңү – ул республика җиңүе. Һәр җиңү саен без дөньяда танылабыз. Сез матур уен гына күрсәтеп калмыйча, республиканы таныту өчен зур эш башкарасыз. Һәр җиңү өчен бергә көрәшәчәкбез. Уңышлар һәм матур уен сезгә”.

Аннары ТР Президентына Суперкубок өчен матчта җиңүчеләрнең алтын спорт майкасын тәкъдим иттеләр.

Очрашу команда уенчылары белән фотога төшү белән төгәлләнде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы