Рөстәм Миңнеханов Теләче районы кырларында язгы чәчү эшләр барышы белән танышты

11.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул район кырларында чәчү эшләре барышы белән танышты. 

Теләче районы башлыгы Илдус Зариповавыл хуҗалыгы производствосы һәм икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте.  мең гектар

Районда авыл хуҗалыгы мәйданнары  - 58,1 мең гектар, чәчүлекләр - 48,7 мең гектар. Хезмәткәрләр саны уртача елына - 906 кеше. 2019 елның 1 апреленә акчалата керем - 189,6 млн. сум. Быелгы уңыш күләме гектарына 25,9 центнер була дип көтелә. 

Теләче муниципаль районында 2019 елда чәчүлекләрнең 24,1 мең гектары - кузаклыклар, 17,3 мең гектары - терлеккә азык культуралары, бәрәңге 48 гектарда.  

Татарстан Президенты соравына Илдус Зарипов җавап биргәнчә, чәчү барышында проблемалар юк, билгеләнгән вакытка эшне тәмамлау көтелә. 

Рөстәм Миңнеханов Теләче янындагы "Игенче" ҖЧҖ кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. э

Рөстәм Миңнеханов барында лаеклы механизаторларга Теләче районы җитәкчелегеннән мактаулы грамоталар тапшырылды. 

Татарстан Президенты шулай ук май ясау заводында булды ("Нәүрүз" авыл хуҗалыгы кулланучылар җитештерү кооперативы). Беренче этапта җитештерү куәте - сменасына 8 тонна сыр, 1,5 тонна ак май, сменага 50 тонна сөт эшкәртелә.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка яңа төзелеш турында хәбәр иттеләр - сәгатенә 6 тонна сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексы. Заказ бирүче - "Топгаз" ҖЧҖ. Комплексны 2020 елга сафка кертергә планлаштыралар. 

Сәфәрдә Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар озата йөрде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.