Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 500 млн. сумга якын суммада үтәлгән

11.05.2019

Татарстан Республикасыгда 2019 елның 11 маена күп фатирлы йортларга капремонт эшләре 496 млн. 454 мең сум күләмендә үтәлгән, бу планның 8,55%ы. Барлыгы 2019 елда гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йортка ремонт каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Республикада социаль инфраструктура объектларына, башка объектларга капремонт дәвам итә. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре   31 объектта каралган. Финаслау күләме 49 млн. 345,82 мең сум. 8 майга 20 объектта эшләр оештырылган. 3 объектта эшләр тәмамланган.

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 9 бина кертелгән. Финанслау күләме 112 млн. 415,7 мең сум.  

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һэшләре бара. Планда 26 яшүсмерләр клубы. Финанслау күләме 100 млн. сум.  

Моннан тыш, 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. Финанслау күләме 121 млн. 300,0 мең сум. 8 майга 34 объектның 21ендә эшләр бара.  

Мәдәният объектларына капиталь ремонт дәвам итә. 40 объектның 39ында эшләр бара. 1 объектта эшләр тәмамланган. Финанслау күләме 401 млн. 765,17 мең сум.

2019 елда 13 муниципаль архив бинасына капиталь ремонт планлаштырылган. 8 майга 13 объектның 9ында эшләр бара. Финаслау күләме 50 млн. сум.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт 33 объектта планлаштырылган. Барысында да эшләр оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.