Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 не үткәрүгә Казанның заявка китабын тәкъдир итүдә катнашчак

10.03.2008

Бүген, 10 мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 не үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак, Казанның заявка китабын тәкъдир итүдә катнашу өчен, Брюссельгә очачак. Республика Хөкүмәте башлыгы заявкалар комитеты рәисе дә булып тора.
Шуны искәртеп үтик: Казанның заявка китабын тәкъдир итү бүген кич белән Бельгия башкаласында FISU (Federation International Sports University – Студентлар спорты халыкара федерациясе) штаб-фатирында булачак.
Әлеге чарада катнашу өчен, Татарстан Республикасыннан составына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар кергән вәкилләр делегациясе Брюссельгә килеп җитте.
Моннан тыш Казанның заявка китабын тәкъдим итүдә Россия студентлар спорты бергәлеге президенты Олег Матыцин да катнашачак.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Универсиада-2013 не үткәрүгә үзенең заявка китабын бары тик Көньяк Корея (Гванг Джу кандидат-шәһәре) гына тапшырган.
“Заявкалар кампаниясендә тагы кемнәр катнашыр, бу турыда без якындагы көннәрдә беләчәкбез, - диде Бариев әфәнде. - FISU регламенты буенча гаризалар тапшыру вакыты – 15 нче мартка кадәр. Теләсә кайсы очракта да без үзебезнең шансларны югары бәялибез һәм бары тик җиңү өчен көрәшәчәкбез һәм җиңеп чыгуга исәп тотабыз”.
Шуны искәртик: 2013 елдагы Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүгә барлык кандидат-шәһәрләрне тәкъдир итү һәм Универсиада башкаласын билгели торган йомгаклап тавыш бирү Брюссельдә 31 нче майда үтәчәк.
Бүген Брюссельдә “Хилтон” кунакханәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән кабул итү мәҗлесе булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.