Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы чәчү эшләре барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрделәр.
Саба районында 63,5 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуларның 58,3 мең гектары сөрүлек җирләре. Көзге культуралар 7,8 мең гектар мәйданны били, язгы культураларны 30,4 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 9 мең гектарда, ягъни 30 процентта эш башкарылган.
"Хуҗалыклар ягулык материаллары белән тәэмин ителгән. Субсидияләр исәбенә җитәрлек күләмә минераль ашламалар тупланңы. Шуңа республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт", - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов.
Марат Әхмәтов ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы район икътисадында аерым урын алып тора. Саба аграрчылары авыл хуҗалыгы комплексында инновацион технологияләр кертәләр. Бүгенге көнгә төп бурычларның берсе - район авыл хуҗалыгы техникасы паркын модернизацияләү.
Районда терлекчелек өлкәсендә уңай күрсәткечләр билгеләп үтелде. Районда 8,6 мең савым сыеры бар, көн саен 170 тоннадан артык сөт җитештерелә.
Саба районында 17 сыер абзары бар, 3 машина-трактор паркы, 4 ындыр табагы хуҗалыгы һәм бер яшелчә саклау урыны, шулай ук 13 силос-сенаж чокыры әзерләнгән.
Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов "Шыңар" роботлаштырылган сөт комплексы төзелеше белән танышты. Объект 2400 баш савым сыеры асрауга исәпләнгән. Проект куәтенә чыкканнан соң, көненә 50 - 60 мең литрга кадәр сөт җитештерәчәк. Сөт комплексы проектының беренче чиратын бу җәйдә сафка кертү көтелә.