Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

07.05.2019

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Татарстан Президенты Столбище авылы янындагы кырларны («Волжская» агрофирмасы), Хәерби авылы янында (Хәерби" ҖЧҖ), Урта Девятово авылы («Среднее-Девятово» ҖЧҖ), Кече Елга авылы («Просто Молоко Агро» ҖЧҖ), Октябрьгә 25 ел совхозы («Волжская» агрофирмасы), Нармонка авылы («Нармонка» агрофирмасы) яннарындагы кырларны вертолетта очып карады.

Никольское авылы янында Рөстәм Миңнеханов районның хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановка Лаеш районы продукциясе күргәзмәсен күрсәттеләр, шунда ук авыл халкына азык-төлек сатуны җайландыручы автолавканы күрсәттеләр. 

Үсемчелек өлкәсендә селекция яңалыкларын тәкъдим иттеләр - уҗым бодаен, уҗым арышын, сабан бодаен һәм башкаларны. 

"Нармонка" агрофирмасы чәчәкләр, кәбестә һәм томатлар үрентеләрен тәкъдим иттеләр. «Егорьевские теплицы» ҖЧҖ күргәзмәдә яшелчәләр - салат, суган, укроп тәкъдим иттеләр. 

Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, кыр эшләре вакытында башкарыла, соңга калу юк. Авыл хуҗалыгы техникасы буенча да сораулар юк. 

ТР Премьер-министры урынбасары - авлы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Лаеш районы үзенчәлекле, әмма эре инвестор-компанияләр эшли башлаганнан бирле районда уңай үзгәрешләр арта бара. Әмма районда эре мөгезле терлек саны кими.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аграрчыларны җиң сызганып эшләргә өндәде. "Хәзер һәр көн әһәмиятле, - диде ул. - Чәчәү эшләрен тырышып башкарырга кирәк". 

Шулай ук ул терлекчелек һәм яшелчә үстерүгә дә игъдибарны киметмәскә өндәде - бу авыл халкы өчен табыш чыганагы. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына китте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.