Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибиска Шереметьево аэропортындагы фаҗигага бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

06.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мурманск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Чибиска Шереметьево аэропортындагы фаҗигага бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Искәртәбез, кичә, 2019 елның 5 маенда, Мәскәү  аэропортында  Мәскәүдән Мурманскка очучы «Аэрофлот» а/к самолётына экстерн утырганда ут капкан иде. Алдан беленгән хәбәрләргә караганда, 41 кеше һәлак булган, шулардан 26сы – Мурманск өлкәсе кешеләре. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы иртәнге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты бер минутлык тынлык белән башлап җибәрде.   

«Хөрмәтле Андрей Владимирович! Татарстанлылар кичә Шереметьево аэропортындагы фаҗига аркасында кешеләр һәлак булуларын ишетеп хәсрәтләнделәр. Без бу һәлакәттә туганнарын һәм якыннарын югалткан һәркемнең тирән кайгысын уртаклашабыз, зыян күргәннәргә тизрәк терелүләрен телибез.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.