Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны узган елга караганда 30%ка арткан

04.05.2019

Татарстан республикасы территориясендә  янгыннар һәм аларда кешеләрнең үлеме турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, республикада янгыннар санын һәм аларда кешеләрнең үлемен киметүгә мөмкинлек бирүче шактый күп профилактика эшләре уздырылган.

Ел башыннан янгыннар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1440 очрактан 1848гә кадәр артты. Янгыннар саны арту иртә язда коры үлән һәм чүп-чар яндыру белән бәйле. Узган ел янгыннарның күпчелеге быелгы вакыттан соңрак – 8-9 май тирәләренә туры килгән иде.

33 муниципаль берәмлектә янгыннарның артуы күзәтелә, шул исәптә Азнакай, Биектау, Чирмешән, Сарман, Баулы һәм Әтнә районнары.

Янгыннарда һәлак булучыларның саны 53 кешедән 69 кешегә кадәр артты. Питрәч, Лениногорск, Әлмәт һәм Лаеш районнарында, шулай ук Казанда янгыннарда кеше үлеме саны арту теркәлгән.

“Быел янгыннар саны арту коры үлән, чүп-чар, камыш януы белән бәйле. Коры үлән яну аркасында ут күчеп, торак һәм бакча йортлары янып юкка чыгуы аеруча борчу тудыра. Янгын куркынычы чоры башыннан бирле барлыгы шундый 7 янгын очрагы булды”, - диде Рафис Хәбибуллин.

Янгынга каршы махсус режимны контрольдә тоту өчен 2,3 меңнән артык кеше булган 857 профилактик төркем оештырылган. Әлеге төркемнәр көче белән 1545  артык патрульлек үткәрелгән, нәтиҗәдә коры үлән януның 385 очрагы булдырылмый калган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.