Татарстанда 3 майга 919,9 мең кв.м. торак файдалануга таршырылган, яисә планның 38%

04.05.2019

Татарстан Республикасында 3 майга 919,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган,бу планда каралганның 38%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры докладын Дәүләт төзелеш  күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе уздырган тикшерүләрдән башлады. 2019 ел башыннан 433 тикшерү уздырылган. Хезмәт саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 4 млн. 70 мең сумга 93 карар чыгарылган.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елга Дәүләт торак фондының инвестицион социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йорт файдалануга тапшыру планлаштырылган.

2019 елның 3 маена статистика органнарына 95,3 мең кв. м. мәйданлы 1 мең 628 фатирлы  29 йорт буенча хисап бирелгән.

2019 елга бүлеп бирелгән бюджет акчалары хисабына аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 132 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул исәптә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 гаилә. 1 майга 33 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.