Татарстанда 38,6 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши

30.04.2019

Татарстанда 17 апрельгә булган  мәгълүматлар буенча 38 мең 642 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.  Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Татарстанда яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны арасында 390ы – инвалидлар һәм 834е сугышта катнашучылар.  Шулай ук алар арасында 162 блокадада булган Ленинград шәһәре кешеләре, 168 элеккеге балигъ булмаган яшьтәге концлагерьларда булучылар. Моннан тыш, 27 мең 766 тыл хезмәтчәннәре һәм 9 меңнән артык сугышта катнашучыларның тол хатыннары.

2015 елның 1 май мәгълүматлары буенча республикада 76 мең 839 Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән.

 


“Татар-Информ” МА