Казанда 500 дән артык волонтер “Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итәчәк

30.04.2019

Казанда 500 дән артык волонтер “Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов  хәбәр итте.

Азат Абзалов сүзләренчә, Җиңү көнендә ”Үлемсез полк” акциясе Карл Маркс урамыннан башлана. “Анда катнашырга теләүчеләр колоннасын формалаштырачакбыз. Карл Маркс урамы ягыннан, Аграр университет тирәсендә. Барысын да капкалардан керергә чакырабыз”, - дип билгеләде ул.

Акциядә катнашучылар көндезге сәгать 1дә җыела башлый, көндезге сәгать 3тә  ”Үлемсез полк” хәрәкәте башланачак.

Өлкән яшьтәгеләр һәм хәрәкәтләнүе чикле булган гражданнар аерым өстәмә урыннарда акциягә кушыла алачак - бу Ленин бакчасы, “Черек күл” паркы, КФУ бинасы янындагы мәйданчык, дип билгеләде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Акциядә катнашу ирекле, дип искә төшерде ул.

 


“Татар-Информ” МА