Татарстанда полиция тарафыннан сугышта һәлак булучылар һәйкәлләренә тәүлек дәвамында сак куелачак

30.04.2019

Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 1 майдан башлап, сугышта һәлак булучыларның һәйкәлләре тәүлек дәвамында полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасында катнашучыларның күзәтүе астында булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм республиканың башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.

“Вандализм актларын булдырмау максатында 1 майдан сугышта һәлак булучыларның һәйкәлләре тәүлек дәвамында полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасында катнашучыларның күзәтүе астында булачак. Шул ук вакытта видеокүзәтү мөмкинлекләре иң югары дәрәҗәдә кулланылачак”, - дип сөйләде ул.

Рөстәм Ибраһимов сүзләренчә, Җиңү көненә әзерлек чорында һәм аны бәйрәм итү көннәрендә Татарстанда куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк.

“Аерым игътибар массакүләм чаралар уздырылган урыннарга биреләчәк. Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен республикада 3,5 меңнән артык эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, якынча 400 Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе хәрби хезмәткәрләре, РФ Эчке эшләр министрлыгы уку йортларының 250 курсанты җәлеп ителәчәк, - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларында ирекле халык дружинасы да катнашачак, дип өстәде спикер.

 


“Татар-Информ” МА