Татарстан делегациясе, Казанның гаризалар китабын тәкъдир итү өчен, Брюссельгә китә
07.03.2008
Иртәгә Татарстан делегациясе, Универсиада-2013 не үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак, Казанның гаризалар китабын тәкъдир итү өчен, Брюссельгә китә.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәтендә “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хәбәр ителгәнчә, Татарстан делегациясе составына гаризалар бирү комитеты башлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин кергән. 10 нчы мартта Татарстан делегациясе FISU башкарма комитеты каршында Казанның гаризалар китабын тәкъдир итә. Шуннан соң Татарстан башкаласы 2013 елдагы Бөтендөнья универсиадасын үткәрүгә рәсми рәвештә дәгъва итә алачак.
Ике атна элек кореялылар үзләренең гаризалар китабын тәкъдир иттеләр һәм Гванг Джуның 2013 елдагы Бөтендөнья универсиадасын үткәрүгә кандидат-шәһәр булуын рәсми рәвештә дәлилли торган документлар алдылар. Шуны да искәртик: Казаннан тыш, Универсиаданы үткәрү өчен, берьюлы ике шәһәрен тәкъдим иткән Польша (Познань), Корея (Гванг Джу), шулай ук Испания (Мурсия, Виго) һәм Канада (Эдмонтон, 1983 елгы уеннар хуҗасы булган шәһәр һәм Квебек) 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарын кабул итүгә теләк белдерде. Универсиада-2011 өчен көрәштә Казан Польша шәһәре Познань һәм Испания шәһәре Мурсия белән инде очрашты һәм аларны җиңеп чыкты. Шулай да Кытай шәһәре Шеньчженьга оттырды. 31 нче майда Брюссельдә Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүгә кандидат-шәһәрләрне тәкъдир итү булачак һәм, нәтиҗә ясап тавыш бирү юлы белән, Универсиада башкаласы билгеләнәчәк.
"Татар-Информ"