Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә булды.
Монда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек товарларны реализацияләү буенча ярминкә ачылган.
Ярминкәдә ит, колбаса продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан китерелгән фермер продукциясе кулай бәяләрдән сатыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек товарларны реализацияләү Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында иртәнге 6дан башланган.
Моннан тыш, быел Казанда кешеләр соравы буенча «Салават күпере» торак комплексы янындагы территориядә яңа мәйданчык оештырылган.