Татарстан Республикасында сабан культуралары 300 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән

27.04.2019

Чәчү кампаниясенең өстенлекле бурычлары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Әһәмиятле бурычлар арасында - туфрактагы дымны саклау, уҗымнар халәтен билгеләү, чәчү темпларын сыйфатны саклап тәэмин итү. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, эшләрнең гомуми күләме - 3,1 млню гектар. Бүгенге көнгә 2,0 млн. гектар җирдә дымны саклау эшләре үткәрелгән (планнан - 65 %). 

Уҗымнар мәйданы - 500 мең гектардан артык, диде министр. Кар күп булганга, озак эреде, бу үсемлекләр хәлен алды. "Бу атнада кабат, министрлык һәм федераль структуралар белгечләрен җәлеп итеп,  уҗым кырларын тикшердек, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. - Гомуми зыян 1,5 млрд. тирәсе. Шуның өстенә төннәрен тагын температуралар минус була диләр. Безнең 120 меңнән артык гектар тулысынча беткән, гомумән уҗым культураларының яртысыннан артыгы зарарланган. Шуңа күрә хуҗалыклар даими рәвештә тикшереп торырга тиеш". 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы фикеренчә, уҗымнар сакланмаган кырларда сабан культураларын тиешле технология буенча чәчергә кирәк. 

"Республикада сабан культураларын чәчү дәвам итә, әлегә кайбер төньяк районнар гына бу эшкә керешмәгән. Бүгенге көнгә республикасында сабан культуралары 300 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән ", - диде министр. 

Безнең республикада дүрт климат зонасы бар, дип искәртте Марат Әхмәтов. Көнчыгыш-Кама аръягы зонасында кыр эшләрендә иң югары җитештерүчәнлек, анда сабан культураларын чәчү 23 процентка башкарылган (фараздан). Шул ук вакытта Зәй, Сарман һәм Актаныш районнары күрсәткечләре 49, 36 һәм 35 процент тәшкил итә.

Сигез районны үз эченә алган Көнбатыш Кама аръягында планлаштырылган мәйданның 17 процентында сабан культуралары чәчелгән, шул ук вакытта Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарында – 20 проценттан артык. 

Идел алды зонасында бу күрсәткеч 15 процент тәшкил итә. Биредә Буа, Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында язгы чәчү темплары югары - 20 процент чамасы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына буенча, Кама алды зонасында Лаеш, Мамадыш, Биектау һәм Алабуга районнары чәчүгә керештеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.