Татарстанда 25 апрельгә 176 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре алып барыла

27.04.2019

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Алексей Фролов искәрткәнчә, 2019 елда мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган  936 күп фатирлы йортка капремонт планлаштырыла. 42 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).

Аннары Алексей Фролов объектларга капиталь ремонт буенча берничә программаны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 31 объектка капремонт каралган. Финаслау күләме 49 млн. 345,82 мең сум. 25 апрельгә 16 объектта эшләр оештырылган.  

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 9 бина кертелгән. Финанслау күләме 112 млн. 415,7 мең сум. 25 апрельгә 9 объектның 7сендә эшләр бара.

Аннары Алексей Фролов республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту барышы турында да хәбәр итте. Планда 26 яшүсмерләр клубы. Финанслау күләме 100 млн. сум. 25 апрельгә 26 объектның 25ендә эшләр бара.

Моннан тыш, 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. Финанслау күләме 121 млн. 300,0 мең сум. 25 апрельгә 34 объектның 8ендә эшләр бара.

Мәдәният объектларына капиталь ремонт 40 объектның 34ендә бара. Финанслау күләме 401 млн. 765,17 мең сум.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт 33 объектта планлаштырылган. Финанслау күләме 49 млн. 457,2 мең сум.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында республика программаларын гамәлгә ашыру өлешендә җитешсез урыннар булу-булмау белән кызыксынды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, җәмәгать киңлекләре проектларын булдыру өчен әзерлек эшләрен оештыру мәсьәләләре хәл ителеп бетмәгән.  

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшләрне көчәйтергә кушты, бигрәк тә җәйге чорда өлгерерәк булырга өндәде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.