Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар иҗат зыялылары белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» комплексында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре ГабдуллаТукайның тууына 133 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты алдыннан узды.
Очрашу барышында татар телен саклап калу һәм популярлаштыру, татар әдәбиятын һәм театр эшен үстерү, мәдәният өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Татар язучысы һәм шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республика җитәкчелегенә мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Республикада 15 дәүләт театры уңышлы эшләп килә, мәдәният объектлары төзелә һәм ремонтлана, ел саен Татарстан китап нәшрияты йөздән артык исемдә китаплар чыгара», - диде ул.
Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген Татарстанның иҗат коллективлары һәм театрлары еш кына гастрольләргә чыгалар, аларны күп җирдә беләләр, Россиядә дә, илдән читтә дә. Әмма татар әдәбияты белән хәлләр башкачарак. «Татар әдәби әсәрләрен рус, инглиз, француз, кытай телләренә һәм башка чит телләргә тәрҗемә итү буенча системалы эшне җайга салырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта тәрҗемәчеләр әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бүген татарлар күп кенә чит илләрдә яшиләр, алар арасында язучылар да бар. Аларны бу эшкә җәлеп итәргә мөмкин», - диде Разил Вәлиев.
Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә бу эштә тәҗрибә бар. Элегрәк Габдулла Тукайның өч әкияте татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендә чыгарылган иде.
Татар шагыйре Роберт Миңнуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, татар телендә китаплар нәшер итү татар шагыйрьләренең һәм язучыларның әсәрләре белән генә чикләнмәскә тиеш. Ул рус һәм чит илләр әдәбияты әсәрләрен татар теленә күбрәк тәрҗемә итәргә тәкъдим итте, янәдән тиешле белгечләр әзерләү мәсьәләсен күтәрде.
Цифрлы системалар ярдәмендә татар иҗатын популярлаштыру темасын Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин кузгатты. Ул хәбәр иткәнчә, бүген республиканың төрле фондларында һәм архивларында татар эстрадасының күренекле әһелләре, шул исәптән Илһам Шакиров концертларының һәм чыгышларының күп видеоязмалары саклана. Тәбрис Яруллин әлеге видеоконтентны, киләчәктә популяр видеоплатформаларда урнаштырып, масштаблы рәвештә цифрлаштырырга тәкъдим итте
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар татар телендәге вакытлы матбугат мәсьәләләре, татар мәдәният эшлеклеләре исемнәрен мәңгеләштерү, балалар музык мәктәпләрен үстерү һәм башкалар турында сөйләштеләр.
«Мин очрашуыбызга бик шатмын. Әлбәттә, бер әңгәмә белән генә бөтен мәсьәләләрне дә колачлап булмый. Әмма бүген яңгыраган барлык темаларны без эшкә алырбыз. Без татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә бәйле проектларны хупларга тырышабыз. Безгә язучыларыбызның әсәрләренә, татар спектакльләренә һәм концертларына ихтыяҗ булуны, аларга тамашачылар күбрәк килүне телибез. Бу безнең уртак бурыч һәм без аны бергәләп хәл итәргә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.