Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев Казанда гражданнарны кабул итте

26.04.2019

Бүген Россия Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев Казанда гражданнарны кабул итте.

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча элегрәк язма гариза белән РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итү узды.

Бүген “Волжcкие просторы” микрорайонында балалар бакчасы төзелеше, “Чулпан” мәдәният үзәге” бинасын ремонтлау, шулай ук Казанның Чехов урамындагы 3/7 йортта лифтны алыштыру мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан проблемалы сораулар куелды: “Салават күпере” микрорайонында мәктәп җитешмәү, Карьер торак пунктында футбол кырын төзекләндерү, Коллективный урамында асфальт өслеген ремонтлау.

Бу чарада Татарстан Республикасы прокуроры Илдүс Нафиков, ТР буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Анатолий Серышев кабул итү нәтиҗәләре буенча республика җитәкчелегенә мәсьәләләрнең хәл ителеше турында РФ Президенты адресына доклад җибәрүне йөкләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте