Илдар Халиков: "Актүбәдәге Сабантуй – Россиядән читтә уздырыла торганнарның иң яхшысы"

14.07.2012

Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсендә Сабантуйны бәйрәм итү татар милли бәйрәмен үткәрү тарихында Россия Федерациясеннән читтә уздырыла торган иң яхшыларның берсе булды. Әнә шундый фикерне бүген Актүбәдә Сабантуйда катнашкан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков әйтте.
Казахстанның төп Сабантуе Актүбәдә беренче тапкыр үтте. Бәйрәм Казахстан Респубилкасының Беренче Президенты исемендәге мәйданда үтте. Актүбәдәге бәйрәмдә катнашу өчен Россиядән һәм Казахстаннан 500дән артык кеше килде. 250 кеше исәпләнгән Татарстан делегациясе иң күпсанлысы булды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Актүбә өлкәсенең хакиме Архимед Мөхәмбәтов, Башкортстан Корылтае рәисе урынбасары Рафаил Зиннуров бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булды.
Бәйрәмгә Казаннан, Уфадан, Нурлаттан, Астанадан, Алматыдан, Кахастанның башка шәһәрләреннән һәм регионнарыннан кунаклар килде.
Мөхтәрәм кунаклар җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Актүбә өлкәсенең хакиме Архимед Мөхәмбәтов үз чыгышында Сабантуй татар һәм башкорт халыкларының ачык күңелле һәм кунакчыл булуларын күрсәтүен билгеләде.
Архимед Мөхәмбәтов Сабантуйны уздыру Актүбә өлкәсе һәм Татарстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә яңа этәргеч бирер дигән өмете булуын белдерде.
Татарстан Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укып үтте: “Кадерле казахстанлылар, хөрмәтле актүбәлеләр! Чын күңелемнән татар халкы бәйрәме - Сабантуй катнашучыларын һәм кунакларын сәламлим. Күп гасырлар элек сабан бәйрәме буларак барлыкка килгән бәйрәм безнең милли мәдәниятне туендыра торган бетмәс тере чыганакка әйләнде. Сабантуйда татар милләтенең иң яхшы сыйфатлары тупланды: хезмәт сөючәнлек, чыдамлылык, җор теллелек, яхшы күңеллелек һәм кунакчыллык.
Сабантуй бәйрәмен уздыру - Казахстан Республикасының барлык регионнарында киң таралган күренеш. Бу уңайдан шул дәрәҗәдә күңелле, кызыклы,мавыктыргыч бәйрәмне уздыру мөмкинлеген биргән дәүләт башкарма хакимияте органнары вәкилләренә рәхмәтемне белдерәм.
Кадерле дуслар! Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, бәхет ,тынычлык һәм иминлек телим. Сабантуйның кабатланмас рухы сезне бик озакка шатлык, җиңүгә һәм тормыш позициясенә омтылыш белән тендырсын”.
ТР Хөкүмәте башлыгы Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтовка, шулай ук Казахстан милли берләшмәләре активистларына Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Актүбәдәге Сабантуй аләмен күтәрү хокукы Россиянең халык язучысы, Актүбәнең мөхтәрәм гражданины Рауль Мирхәйдәровка бирелде. Аләмне күтәрү ТР Президентыннан “Fiat” автомобиле төп бүләк булган бәйрәмнең башлануын белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте