Илдар Халиков Актүбә өлкәсендәге татар диаспорасы белән очрашты
14.07.2012Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казахстан Республикасы Актүбә өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. Актүбә аэропортында Татарстан Хөкүмәте башлыгын Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов каршы алды.
Беренче булып, И.Халиков “Нур Отан” Халык-Демократик партиясенең Актүбә өлкәсе филиалы бинасында булды. ТР Премьер-министрына өлкәнең икътисади мөмкинлеге тәкъдим ителде. Монда ук татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу булды.
Очрашуны ачканда Архимед Мөхәмбәтов Актүбә өлкәсендә 90нан артык милләт вәкилләре, шул исәптән, 9,5 мең татар яшәвен билгеләде. Өлкәдә “Шатлык” татар-башкорт этномәдәни берләшмәсе эшли. Җәмгыять тарафыннан татар телен һәм татар халкы тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылган. Хәзерге вакытта мәктәптә 3 сыйныф бар. Шулай ук “Мирас” исемле яшьләр берләшмәсе бар, алар үз газеталарын чыгаралар, өлкәнең һәм шәһәрнең барлык чараларында катнашалар.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Сабантуйга чакырганнары өчен Актүбә өлкәсе башлыгына рәхмәтен белдерде. “Чит ил дәүләте регионы җитәкчесе безне үзе татар бәйрәме – Сабантуйга чакыруы миңа аеруча ошады ”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Ул “Шатлык” татар-башкорт берләшмәсенең активлыгын билгеләде. “Әлбәттә, Татарстаннан, РФнән тыш башка урыннарда татарлар бик күп яши. Ләкин бөтен җирдә дә мондый бердәмлекне, иҗтимагый тормышта активлыкны күреп булмый”, - диде ТР Премьер-министры.
“Казахстан – үзенчәлекле ил. Аны Татарстан белән озак вакытлы һәм нык элемтәләр бәйли. Һәм мондый элемтәләр беренче чиратта “Шатлык” кебек татарларның берләшмәләре нәтиҗәсендә барлыкка килә”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Татарстан Премьер-министры билгеләвенчә, мәдәни элемтәләр бик җитди икътисади элемтәләрне барлыкка китерергә ярдәм итә. Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше үткән елда 1 миллиард доллар тәшкил иткән. “Регион бик кызыклы. Без күп кенә позицияләр буенча кисешәбез – нефть чыгару, авыл хуҗалыгы, төзелеш материаллары җитештерү, - дип белдерде Илдар Халиков. – Һәм Казахстанны индустриальләштерү программасы Татарстан тәҗрибәсе нигезендә дә тормышка ашырыла алыр иде”.
Татар диаспорасы белән очрашуда Илдар Халиковка аның вәкилләре Казан-Саратов-Актүбә туры тимер юл маршрутын яңадан торгызырга, Актүбәдә “Бәхетле” супермаркетын ачарга һәм ТР югары уку йортларында Казахстан студентлары өчен квоталарны арттырырга тәкъдим иттеләр.
Илдар Халиков якын арада Казахстан һәм Россия арасында транспорт юллары турында югары дәрәҗәдә сөйләшенәчәгенә һәм Татарстанның бу сөйләшүдә катнашырга әзер булуына ышандырды.
ТР Премьер-министры супермаркет ачу мөмкинлеге турында “Бәхетле” кибетләр челтәре җитәкчелеге белән сөйләшергә вәгъдә бирде.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казахстан студентлары өчен республика югары уку йортларында квоталарны арттыру тәкъдимен хуплады.
Очрашудан соң ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Сабантуй бәйрәмендә катнашу өчен, Казахстан Республикасының беренче Президенты хөрмәтенә аталган паркка китте.
ТР Президенты матбугат хезмәте