«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы 2019 елның беренче кварталында нефть-газ химиясе тармагының эшенә йомгак ясады

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2019 елның беренче кварталында республика нефть-газ химиясе тармагының эше йомгаклары турында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

2019 елның беренче кварталында Татарстанның нефть-газ химиясе тармагының база предприятиеләренең товар продукциясе хакы 14% ка арткан, ягъни тулаем комплекс буенча 319 млрд сум, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча – 4%ка.

Татарстанда 1 кварталда нефть чыгару, нефть продуктлары һәм пластмасса әйберләр җитештерү арткан. Химия продукциясе һәм резина әйберләр чыгару кимегән. «Татнефть» ГАҖ һәм «Казаноргсинтез» җитештерүен арттырган. «Нәфис Косметикс» һәм «Карпов ис химзавод» былтыргы күләмнәрен саклап калган.

Тулаем база предприятиеләре буенча җитештерү күләмнәре үткән елның шушы чорына карата 1%ка ким, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча – 6%ка. Мондый кимү 2009 елдан бирле беренче мәртәбә.

Утырыш барышында чимал булмаган экспортка февраль азагыннан федераль дәрәҗәдә кертелгән дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде. Сүз асылда экспортка юнәлешле продукция җитештерүләрен булдыруга кредитлар буенча субсидияләр турында бара.  

Төзелеп килүче Түбән Камада «Татнефть» НЭЗның гудрон гидроконверсиясенең тәҗрибә-сәнәгать җайланмасында – ТАНЕКОда полимерларны нефть чималы белән бергә эшкәртергә мөмкин. Моның өчен чималны эретү блогы төзергә кирәк. Бу хакта А.В. Топчиев ис. Нефть химиясе синтезы институты  (ИНХС РАН) директоры Антон Максимов хәбәр итте.

«Тема катлаулы, әмма технология киләчәккә перспективалы, - диде Рафинат Яруллин. – Алар хлор белән төп проблеманы хәл иттеләр».

«Без чүп эшкәртүгә бәйле барлык технологияләрне дә, барлык вариантларны да карарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстанның нефть промыселларында һәм НЭЗда атом-төш энерготехнология станцияләрен һәм югары температуралы газ суыту реакторларын куллану турында «ОКБМ Африкантов» АҖ баш конструкторы (Түбән Новгород) Николай Кодочигов тәкъдим керткән иде.  

«Идея бик кызыклы, водородсыз эшләү нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә мөмкин түгел» - диде Рөстәм Миңнеханов һәм эш төркеме төзергә кушты.   

Акустик электрон датчиклар мөмкинлекләре турында  «Радиотехнических устройств и систем» фәнни-техник үзәге (НТЦ «РУСЬ», Санкт-Петербург) генераль директоры Василий Кислицын чыгыш ясады.  

Үз проектларын «Иннополис» махсус икътисадый зонасының ике резиденты да тәкъдим итте.

Татарстан компанияләре өчен цифрлы җитештерү буенча («Индустрия 4.0») инновацион хәл ителешләрне «ИндаСофт Инновации» ҖЧҖ генераль директоры Эрнест Сюч тәкъдир итте.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.