Рөстәм Миңнеханов «Мозер Тим» фигуралы шууны популярлаштыру һәм үстерүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Нина Мозер белән очрашты

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мозер Тим» фигурлы шууны популярлаштыру һәм үстерүнең төбәкара иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, аңа нигез салучы  Нина Мозер белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

Төбәктә фигуралы шуу спорт төрен алга таба үстерүгә кирәкле спорт инфраструктурасын үстерү турында сүз барды. 

Искәртик, 2018 ел ахырында төбәктә Фигуралы шуу үзәген булдыру турында игълан иттеләр. Яңа боз сараенда академия дә булачак, анда фигуралы шуучылар тренировакалары узачак. Проектка Нина Мозер җәлеп ителүе турында да хәбәр ителгән иде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.