ТР Премьер-министры Идел буе федераль округында транспорт комплексы үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты

13.07.2012

Бүген Самарада эш сәфәрендә булган ТР Премьер-министры Илдар Халиков Идел буе федераль округында транспорт комплексы үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ транспорт министры Максим Соколов, Идел буе төбәкләре башлыклары, гражданнар авиациясе өлкәсендәге белгечләр һ.б. катнашында узды.

Чарада катнашучылар округта транспорт комплексы проблемалары һәм аларны чишү юллары хакында фикерләште. Транспорт комплексында инфраструктур чикләүләрне бетерү, аны глобаль транспорт системасына тоташтыру буенча проектлар тәкъдим ителде. Аерым алганда, Идел буенда төбәк авиациясен үстерүгә кагылышлы тәҗрибә проекты презентацияләнде. Киңәшмәдә шулай ук “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара магистрале төзелеше проектын гамәлгә ашыру, федераль юллар челтәренә кергән автомобиль юллары участокларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре күтәрелде.

ТР Президенты матбугат хезмәте