Татарстан Президенты Астана хакиме белән очрашты

12.07.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда РФ Президенты киңәшчесе Сергей Приходько һәм вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан башкаласы башлыгы ТР һәм Астана арасындагы ике яклы хезмәттәшлекнең хәзерге хәле һәм перспективалары турында сөйләштеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте