Рөстәм Миңнеханов "Союзхимпромпроект" институтының яңа корпусын ачуда катнашты
05.03.2008
Бүген Казанда “Казан дәүләт технология университеты" югары һөнәри белем дәүләти белем бирү учреждениесенә караган "Союзхимпромпроект" проект институтының яңа корпусын кулланылышка тапшыру тантанасы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты. "Союзхимпромпроект" бинасында уздырылган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгына институт потенциалын "Химград" кебек проектларда гына түгел, Казанның кешеләр яши торган яңа микрорайоннарын һәм юллар челтәрен проектлаштыруда да кулланырга дигән йөкләмә бирде. “Яңа корпусны сафка бастыру – институт үсешендә мөһим адым”, - дип белдерде журналистларга киңәшмәдән соң Марат Хөснуллин. Аның сүзләренә караганда, "Союзхимпромпроект" нефть химиясе комплексы объектларын проектлаштыруда специальләшә, ә хәзерге вакытта Татарстанда нефть химиясе кластеры – үсешнең төп нокталарыннан берсе. Яңа нефть химиясе производствосын проектлаштыру өлкәсендәге мәсьәләләрне тиз арада чишү өчен, республикага үзенең проект институты кирәк. “Иң әһәмиятлесе шул: якындагы 10 ел эчендә без әлеге юнәлештә үсеш перспективаларын күрәбез. Проект институты никадәр профессиональ һәм хәзерлекле булса, без шулкадәр алгарак хәрәкәт итә алырбыз. "Союзхимпромпроект" белгечләренең тәҗрибәсе һәм белеме югары һәм алар институтка аның алдына куелган барлык мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәләр”, - дип ассызыклады министр. КДТУ ның "Союзхимпромпроект" проект институты СССР Оборона сәнәгате министрлыгы системасында 1953 елда төзелгән. Институтның генераль проектында Россия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка союздаш республикалар территориясендә урнашкан берничә дистә эре комбинат һәм завод кергән була. Институт Ирак, Сирия, Чехословакия, Болгария өчен сәнәгать производстволары проектын төзегән. Бүген институт төп, органик һәм органик булмаган синтез, химия, нефть химиясе һәм башка шундый бер төрдәге сәнәгать тармагы, социаль-мәдәни һәм гражданлык төзелеше, халык кулланылышы товарлары, энергия белән тәэмин итү, инженерлык корылмалары һәм башка юнәлешләрдәге объектларның проектларын төзүне башкара, шулай ук Россия, Татарстан һәм Казахстан территорияләрендәге уртак предприятиеләрне яки АКШ, Италия, Югославия, Германия, Швеция, Швейцария һәм башка илләрдән кертелгән импорт җиһазлар белән тәэмин итү базасындагы предприятиеләрне проектлаштыруны алып бара. "Союзхимпромпроект” ның яңа корпусын төзү 2005 елда Татарстан нефть химиясе комплексын проектлаштыру буенча эш күләменең арта баруы белән бәйле рәвештә проект төзүчеләр урнаштыру өчен өстәмә производство мәйданнары булдыру максатыннан башланган була. 90 эш урынына исәпләнгән биналарның гомуми мәйданы – 1594 кв.м, конференц-зал, әңгәмә кору бүлмәләре, медицина бүлмәсе һәм юыну бүлмәсе, душ кабиналары булган тренажер залы бар. Төзелешне финанслау институтның шәхси акчалары хисабына алып барыла.
"Татар-Информ"