Татарстан төрмәләрендә 13 мең кеше утыра, яртысы диярлек - рецидивистлар

11.07.2012

Төрмәдә утырып чыккан гражданнарның кабат җинаять юлына басуын кисәтү, иректән мәхрүм ителү урыныннан чыгаручыларга административ күзәтчелек булдыру турындагы законның үтәлеше, аларны социаль адаптацияләү белән бәйле мәсьәләләр бүген Кремльдә ТР Иминлек советы белән ТР да хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең берләштерелгән утырышында каралган төп темалар булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов, министрлык-ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, дини, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б. катнашты.
Соңгы елларда республикада кылына торган җинаятьләр санының кыскару тенденциясе саклана. Җинаятьчел төркемнәрне юкка чыгару буенча дистәләрчә уңышлы операцияләр оештырыла. Гомумән алганда, шәһәрләрдә, районнардагы торак пунктларда оператив хәлнең уңай якка үзгәреше сизелерлек. Тик шул ук вакытта элек хөкем ителгән җинаятьчеләрнең, иреккә чыгу белән кабат җинаять кылуын әле киметеп булмый. Төрмәдән чыгуга, аларның яртысына якыны кабат тайгак юлга баса. Республикада бүген һәр ун җинаятьнең берсе рецидивистлар тарафыннан кылына. Утырышны ачып җибәргән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында шушы моментка игътибар юнәлтте.
Быелның 1 июненә булган мәгълүматларга караганда, хөкем ителгән 13 меңнән артык зат Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә җәза срогын уза. Шуларның яртысына якыны – рецидивистлар. Хөкем ителүчеләрнең 90 проценттан артыгы хезмәт яшендәге гражданнар.
Соңгы елларда республикада авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны ике тапкырга арткан. Мондый җинаятьләрнең 27 процентын нәкъ менә элек тә хөкем ителгән гражданнар кыла. Стажлы җинаятьчеләрнең яртысы 30 яшьтән дә яшьрәк булган гражданнар. Кабат кылына торган җинятьләрнең 25 проценттан артыграгы исерек хәлдә, 3,5 проценты наркотиклар тәэсирендә кылынган. “Бу саннар профилактика системасында проблемалар булын раслый”,- ди Президент.
Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин белдергәнчә, бүген төрмәләрдәге гражданнарның 3691 е - икенче тапкыр хөкем ителүчеләр, 4 меңнән артыгы өч һәм аннан күбрәк тапкыр хөкем ителүчеләр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, элек җинаяте өчен җәзасын алган гражданнарның кабат тайгак юлга басуының сәбәпләре төрле. Иреккә чыккач яшәү урыны булмау, эш таба алмау, акчасызлык, исерткеч эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелек, гаиләләрендә аңлашу тапмау һ.б.
“Бу өлкәдә законнарның камил булмавы, профилактика эшләрен алып барырга тиешле оешмалар-ведомстволарда проблемаларның булуы, бүген әлеге афәткә ныграк каршы торырлык тагын да нәтиҗәле чаралар күрүне таләп итә”, - дип ассызыклады Президент.
Нәтиҗәле чаралар дип бүгенге утырышта төзәтү учреждениеләреннән чыгучыларга административ күзәтчелекне катгыйландыру һәм аларны социаль адаптацияләү аталды.
Ел саен төзәтү учреждениеләреннән республикага 5 меңгә якын кеше иреккә чыга. Авыр, аеруча авыр җинаятьләр кылган элекке җинаятьчеләр җәмгыять өчен аеруча куркыныч тудыра. Бу чорда җинаятьләрне кисәтүдә административ күзәтчелек төп рольне уйнарга тиеш, дип искәртелде утырышта. Билгеле тбулганча, узган елның 1 июлендә көченә кергән иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларга административ күзәтчелек турындагы федераль закон хөкем ителүчеләргә аерым контроль булдыру буенча совет чорындагы системаны яңарта. Аның нигезендә эчке эшләр, җәзаларны үтәтү органнарына элекке җинаятьчеләргә административ күзәтчелек урнаштыру буенча ходатайство белән судка мөрәҗәгать итү хокукы бирелә. Агымдагы елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республиканың эчке эшләр органнарында 6,5 меңнән артык элеккеге җинаятьче профилактик хисапта торган. Ягъни аларга формаль яктан әлеге яңа закон кагылган. Ә менә чынлыкта административ күзәтчелек аларның 10 процентына гына урнаштырылган.
“Шул ук вакытта эчке эшләр органнарының административ күзәтчелек урнаштыру буенча судларга мөрәҗәгать итүе буенча активлыгы төрле районда төрлечә.Мәсәлән, Лениногорски районында шундый 143 затның 7 сенә кенә күзтчелек уранштырылган. Балтач районында исә 19 затның 8е административ күзәтчелеккә алынган”, - ди ТР Прокуроры Кафил Әмиров. Аның белдерүенчә, күзәтчелек урнаштыру эшләренең мондый торышы хокук саклау органнарының элекке җинаятьчеләр белән эшләүдә кимчелекләре булуын күрсәтә. “Шәхси профилактика эше кирәк, ул участок полицияләре тарафыннан алып барылырга тиеш. Административ күзәтчелек урнаштыру турында судларга юллана торган гаризалар да формаль гына булырга тиеш түгел. Дини оешмаларның да профилактика эшендә ролен көчәйтү кирәк”, - ди ТР Прокуроры.
Президент Рөстәм Миңнеханов административ күзәтчелекне җинаятьләрне кисәтүдә нәтиҗәле рычаг дип саный. Аның фикеренчә, бу рычагны нәтиҗәле итеп файдалана белергә кирәк. Ул профилактика эшендә участковыйларның эшен көчәйтү, аларга мораль һәм матди стимуллаштыру чаралары булдыру кирәклегенә басым ясады.
Утырышта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, элекке җинаятьчеләрне социаль адаптацияләү эше уңышлы оештырылган Ютазы һәм Балтач районннары башлыклары чыгышлары тыңланды.

ТР Президенты матбугат хезмәте