Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин: “Татарстанда” сайлаучыларның Россия Президентын сайлауда катнашуы 83,29% тәшкил итте”
04.03.2008
Татарстан Республикасы территориясендә Россия Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясе элеккесенә караганда тынычрак, тотнаклырак тәртиптә үтте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән традицион брифингта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин хәбәр итте.
“Республика территориясе буенча сайлау нәтиҗәләре буенча ахыргы мәгълүмат бүген көндезге бердә билгеле булачак”, - дип хәбәр итте Анатолий Фомин.
Эшкәртелгән беркетмәләрдәге мәгълүматларга караганда, республика территориясендә сайлаучыларның Россия Президентын сайлауда катнашуы 83,29% тәшкил иткән.
Татарстанлылар тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кандидаты Андрей Богдановка - 28,975 мең тавыш (1,23%), Владимир Жириновскийга – 130,82 мең тавыш (5,55%), Геннадий Зюгановка – 304,789 (12,93%) һәм Дмитрий Медведевка 1,867 млн. (яки 79,24%) тавыш бирелгән.
Анатолий Фомин республикада тавыш бирү хокукына ия булган 2,8 миллионга якын граждан исәпләнүе турында искәртеп үтте. Сайлауларда Татарстанда барысы 2 млн. 358 мең 4 кеше катнашты. Алар арасыннан 2,249 млн. кеше сайлау участокларында (шул исәптән учеттан төшү таныклыгы буенча - 30,13 мең кеше), 107 меңнән артык кеше өйләрендә тавыш бирде.
Гамәлгә яраксыз бюллетеньнәр 24,858 мең данә тәшкил итте.
Анатолий Фомин журналистларның сорауларына җавап биреп, Чирмешән муниципаль районында Дмитрий Медведевка - 99% тавыш, Сарман районында – 97%, Сабада - 95% сайлаучыларның Дмитрий Медведев кандидатурасына тавыш бирүләре турында хәбәр итте.
Казанда Медведевка 65-75% сайлаучы (шәһәрдәге районнарга бәйле рәвештә) тавыш бирде, Яр Чаллыда – 67%.
Татарстанда сайлау көнендә 2901 сайлау участогы эшләде.
Анатолий Фомин сүзләренә караганда, бүген сайлау кампаниясенең тотрыклылыгы илдәге сәяси система тотрыклылыгына ишарә ясый.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау кампаниясе башлыгы шулай ук Россия Президенты сайлауларыннан соң ук республика сайлау комиссиясенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар үткәрүгә хәзерләнә башлавы турында искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте