Шамил Гафаров: Татарстанда 8 мең үзмәшгуль теркәлгән

16.04.2019

2019 ел башына Татарстанда 8 мең үзмәшгуль теркәлгән инде. Мондый теркәлүләр саны буенча республика башка төбәкләр арасында алда бара. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров республикада 15 апрельгә үз эше белән шөгыльләнүче 8 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгәнен билгеләде. Аның сүзләренчә, агымдагы ел башыннан үзмәшгульләр белән эшләүгә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук ТРның муниципаль районнары кушылды. Хәзер алрның төп максаты – рәсми үзмәшгуль булырга өлгермәгәннәргә теркәлергә ярдәм итү.

Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ассызыклаганча, үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы мәҗбүри түгел, ул ирекле хокук. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4%ын тәшкил итә. Әмма аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артык булмавы шарт.

Марат Сафиуллин шулай ук Евразия икътисади берлеге (Беларус, Әрмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан Республикалары) гражданнары да үзмәшгуль була ала, дип билгеләде. Ул яңа салым режимының төп өстенлекләрен санады – түбән ставкалар, озак еллар үзгәрми торган шартлар.

ТР Президенты каршында Кулланучылар хокукын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та журналистларга мөрәҗәгать итте. “Узган ел әле кешеләрдә аңлашылмаучылык  бар иде, күпләр эшнең бу форматын белмиләр иде. Бүген эшкуарлар бу мәсьәләгә бөтенләй башкача карый. Теркәлүчеләр саныннан күренгәнчә, бу формат актуаль һәм күбрәк ышаныч тудыра”, - дип йомгаклады ул.

 


“Татар-Информ” МА.