Татарстан Президенты «SK Engineering & Construction» компаниясе белән инжиниринг һәм төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

16.04.2019

Бүген Татарстан Президенты Көньяк Кореядән «SK Engineering & Construction» компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. «SK Engineering & Construction» - Көньяк Кореянең алдынгы сәнәгать холдингы SK Group бүлекчәсе. 

«SK Engineering & Construction» нефть эшкәртү заводлары, нефть химиясе предприятиләре, энергетика, гражданнар һәм транспорт инфраструктурасын проектлау һәм төзү өлкәсендә комплекслы хезмәт тәкъдим итә. 

"Безнең Көньяк Корея компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Төрле өлкәләрдә: транспорт чараларын сатып алу, Казан вертолетлар заводы юнәлеше буенча, медицина һәм мәгариф өлкәсендә. Татарстан машина төзелеше предприятеләренә Көньяк Корея компанияләренең металл эшкәртү үзәкләре кызыклы", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук Көньяк Корея компанияләренең Татарстанда локальләшү үрнәкләре бар: күптән түгел Татарстанда «Apollo» арматура җитештерү заводын ачты. Проект нефть-газ секторы өчен продукция чыгара. 

«SK Engineering & Construction» - Көньяк Кореядә иң эре инжиниринг һәм төзелеш компаниясе, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, республикага компаниянең сыекландырылган табигый газ производствосын төзүдәге тәҗрибәсе кызык. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.