Рөстәм Миңнеханов: "Базарлар турында законны тормышка ашыру акыл белән һәм дөрес барырга тиеш"
08.07.2012Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның муниципаль берәмлекләре башлыкларына федераль закон кысаларында, аларда эшләүче кешеләрнең иң аз югалтулары булсын өчен, базарлар эшен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Хәзерге вакытта закон нигезендә базарларны капиталь биналарга күчерү вакыты билгеләнгән.
Татарстанда бу мәсьәләдә катлаулы урыннарның берсе - Казан, дип билгеләде бүген ТР Президенты ТР Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмәдә.
Исегезгә төшерик, "Яңа Тура" технополисының беренче сәүдә комплексы агымдагы елның 15 сентябрендә тапшырылырга тиеш, ә беренче октябрьдән Казанда кием-салым базарларын әкренләп ябу башлана. Проектның идеясе шуннан гыйбарәт: Казан һәм Яшел Үзән муниципаль районы чигендә уникаль сәүдә комплексы төзү. 200 гектар мәйданлы территориядә хәзерге вакытта Казанда эшләүче күпчелек кием-салым базарларын урнаштыру планлаштырыла.
Республика башлыгы фикеренчә, базарларны ябу темасы бик катлаулы. "Кешеләр үз канәгатьсезлекләрен күрсәтәчәкләр. Без аларга төрле вариантлар тәкъдим итәргә тиеш. Алар бит анда үз тормышларын тәэмин итәләр, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Моратов бу мәсьәләне җитәкли. Без һәрбер территория буенча күпме сәүдә мәйданчыклары, нинди схемалар һәм тәкъдимнәр булуын белергә тиеш. Алар - безнең кешеләр. Без алар белән алай эшли, "Иртәгә китәргә" дип әйтә алмыйбыз".
ТР Президенты Казан мэры Илсур Метшинга бу эшкә Казан шәһәре Думасы депутатларын да җәлеп итәргә кушты. Ә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошинны "Казан буенча төп җаваплы персонаж" дип атады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы