Бүген Казанның җыелма территориаль продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 38,5%ка җитте

13.04.2019

Казанда ел саен кече һәм урта эшкуарлыкның шәһәр икътисадындагы өлеше арта бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.     

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның җыелма территориаль продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 38,5%ка җитте һәм 768,1 млрд. сум тәшкил итте.  

2018 елда Татарстан башкаласында 80 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып барды – 2017 елга карганда 1,2%ка артык. Шулардан 44,3 меңе – кече һәм микропредприятиеләр, 238е – урта һәм 36 меңе – индивидуаль эшкуарлар. 2018 елда кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 2017 елга карата шактый артты – 29,3%ка, яисә 187 млрд сумга, барлыгы 826,2 млрд сум тәшкил итте.  

2018 елда шәһәр казнасына  кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан салымнар 4,8 млрд сум күләмендә керде, бу барлык салым керемнәренең 37,6%ы.

Илсур Метшин искәрткәнчә, Татарстан башкаласында эшкуарларга ярдәмгә юнәлгән программалар гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, ташламалы кредитлау программасы. «2018 елда барлыгы 20,4 млн сумга 94 предприятиегә муниципалитеттан финанс ярдәме күрсәтелде. Нигездә бу җитештерүчеләр, сәламәтлек саклау өлкәсе, ТКХ һәм туризм вәкилләре», - диде Казан мэры.

Казанда тагын «Аренда каникуллары» проекты гамәлгә ашырыла. Үткән ел  торгларда тагын 2 бина реализацияләнде. Барлыгы аренда шартнамәләре  8,4 мең кв.метрда урынбуенча төзелде.

Казан мэры үзмәшгуль гражданнар темасын да күтәрде. Искәртәбез,  Татарстан – үзмәшгүль гражданнар керемнәрен легальләштерү механизмы сынап каралучы дүрт төбәкнең берсе. Хәзер үзмәшгүль эшкуарлар сыйфатында 3000 меңнән артык кеше теркәлгән. «Ел азагына кадәр бу сан ким дигәндә 7 мәртәбә артырга тиеш», - дип белдерде Илсур Метшин.

Аның сүзләренчә, хәзер шәһәрдә үзмәшгүль эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча Россиядә беренче мәртәбә махсус муниципаль программа эшләнә. Иң актуаль мәсьәләләр казанлылар белән очрашу вактында каралды, ул «Казан Экспресс» коворкингында узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. https://www.kzn.ru сайты материаллары буенча.