Рөстәм Миңнеханов Төркиянең мәдәният һәм туристлык министры белән очрашты

05.07.2012

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының мәдәният һәм туристлык министры Эртугрулом Гюнай белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Эртугрул Гюнай бүген Казанга ике көнлек визит белән Евразия шәһәрләр форумында һәм туристлык буенча Россия-Төркия конференциясендә катнашу өчен килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуны ачып, соңгы вакытта Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләрендә күпсанлы әһәмиятле вакыйгалар узды дип билгеләп үтте. Шулай итеп Төркиядә Татарстан-Төркия бизнес-форумы, Сабантуй, Татарстан сәнгать осталары концерты узды. ТР Президенты Төркия Республикасы Премьер-министры һәм Президенты, министрлар белән очрашты. “Болар барысы да Төркия белән Россия Федерациясе мөнәсәбәтләрен ныгыта”, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы фикеренә караганда, Төркия белән ТР мөнәсәбәтләрендә мәдәният һәм туристлык мәсьәләләре актуаль. Ел саен 100 меңнән артык татарстанлы Төркия Республикасына ял итәргә бара. “Безнең гражданнар ялы өчен уңайлы шартлар тудырылган, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Рус теле, визасыз режим, турыдан авиаочыш туристларны җәлеп итә һәм безне якынайта.
ТР Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда шулай ук Төркия туристларын җәлеп итәрлек объектлар бар.
“Мәдәни мөнәсәбәтләр өлкәсендә Төркия ягыннна кызыксыну тойдык, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Анкарада без үткәргән концерт зур игътибарга ия булды”.
Татарстан Президенты татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны бәйрәм иткәндә бөек шагыйрь истәлегенә уздырылган чараларга игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Казанда уздырыла торган Халыкара мөселман киносы фестивале зур кызыксыну уята, анда Төркия кинематографистлары да катнаша.
Казанда Төркия паркы ачу планлаштырыла, хәзер Казан мэриясе бу юнәлештә эш алып бара. Киләсе елда Казанда Төркия белән бәйле мәдәни чаралар узачак.
“Казан сезнең ярдәм белән 2014 елда төрки телле халыкларның мәдәният башкаласы эстафетасын кабул итә алыр дип өметләнәбез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының мәдәният һәм туристлык министрына.
“Төркиядә барлык дәрәҗәдәге хакмиятнең Татарстан Республикасына мөнәсәбәтләре җылы, - дип ассызыклады ТР башлыгы. – Без аларга шуның өчен рәхмәтле, Татарстан да Төркия вәкилләренә кунакчыл булыр дип өметләнәбез”.
Төркия Республикасының мәдәният һәм туристлык министры Эртугрулом Гюнай Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. “Безнең хезмәттәшлек сезнең шәхси катнашуыгыз нәтиҗәсендә үсеш ала”, - дип мөрәҗәгать итте Э.Гюнай ТР Президентына.
Төркия хакимияте Россия туристларына уңайлыклар тудыру өчен барысын да эшли, дип белдерде ул. Шулай ук, министр фикеренә караганда, Төркия туристлары өчен Казан белән Татарстанга активрак реклама ясарга кирәк.
Эртугрул Гюнай 2014 елда төрки телле халыкларның мәдәният башкаласы буларак Казан кандидатурасын хуплачакмын дип белдерде. Министр Казан Кремле белән Истанбул музейлары арасында алмашу оештырырга, мәдәният коллективлар белән алмашуны активлаштырырга тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов белән Эртугрул Гюнай Төркия делегациясенең Казанга бу визиты нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында туристлык һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү турындагы меморандум төзү турында килештеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте