Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында “Казан һәм Татарстан төрекләр “күзлегеннән” фотокүргәзмәсе ачылды
05.07.2012Бүген Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында Төркия мәдәният һәм туристлык министры Эртугрул Гюнай һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Казан һәм Татарстан төрекләр “күзлегеннән” дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды.
Фотокүргәзмәне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның Төкиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гиматдинов һ.б. катнашты.
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты билгеләп үткәнчә, бу күргәзмә дипломатик вәкиллектә сан буенча дүртенчесе. Бу юлы Төркия-Татарстан дуслыгы Татарстан территориясендә яшәүче Төркия гражданнарының фотоэшләрендә чагылган.
Эртугрул Гюнай әфәнде сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркиянең тугандаш халыкларын күп нәрсә берләштерә. “Хәзер без бергә Истанбулда Сабантуй үткәрәбез, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәбез, - дип ассызыклады ул. – Татарстанда яшәүче дусларга мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм”. Министр билгеләп үткәнчә, фотокүргәзмәдә һәваскәр эшләр тәкъдим ителүгә карамастан, алар барысы да Казанга һәм Татарстанга карата матурлык һәм мәхәббәт белән сугарылган.
“Без Төркия халкы белән партнерлык, тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштырдык. – Ике төрки халыкларның тарихын хөрмәт итәбез һәм беләбез, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты җитәкчесе Төркия мәдәният һәм туристлык министрына Истанбул һәм Анкарада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 тулуга багышланган киң күләмле мәдәни чаралар үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, фотокүргәзмә, беренче чиратта, Төркия гражданннарының фотокамера объективлары аша Татарстан тормышын ничек күрүләрен кузаллау мөмкинлеге бирү белән кызыклы. Ул генераль консулга һәм дипломатик ведомство хезмәтекәрләренә республиканың мәдәни тормышын баютучы кызыклы чаралар үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аннары дәрәҗәле кунакларга символик кызыл тасманы кисү хокукы бирелде.
Фотокүргәзмәдә һәваскәрләрнең 80 фотоэше тәкъдим ителгән. Аларда Казан архитектурасы, пейзажлар һәм Татарстанда яшәүчеләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Кайсыдыр авторны кышын Казансу елгасында балыкчылар игътибарын җәлеп итсә, икенче автор Казан туе матурлыгын чагылдырган, өченчесе татар авылларындагы йортлар белән кызыксынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге